ИНОМА’РКА и. рус сөйл. Чит илдә җитештерелгән автомобиль. Шәһәр урамнарында көннән-көн ишәя барган иномаркалар арасында «Ниссан»нар еш очрамый. М.Маликова. – Карале, икебезгә бер бизнесмен карата алмыйбыз. Авыл гыйбатлары, – дип, кайткач, дустының тетмәсен тетә Гөлфирә. – Хәер, безнең сыман җәяү йөрми шул алар, иномаркада элдертә. Р.Мулланурова. Илдәге һәр дүртенче автомашина – иномарка. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә