ИННЕК-КЕРШӘН җый. и. Гомумән бизәнү-төзәнү әйберләре. Син җибәргән киемнәрне әйбәтләп киенде, иннек-кершән салып бизәнде. Чын-чыннан кияү көткән кызга әйләнде. Т.Гыйззәт. Лена аның кулына косметика савыты төртте: – Бар әле, битеңә, иреннәреңә әз-мәз иннек-кершән як. Н.Гыйматдинова. --- [бинаның] коймасын эчтән сарыга, тыштан зәңгәргә --- буяганнар. Әмма бу буяулар сиксән яшьлек карчык битенә ягылган иннек-кершән кебек кенә. М.Маликова |