ИННЕК II и. диал. 1. 1) Киртә. Иннеген төшереп, ишегалдына узсам, аның лапас почмагындагы баз чоланында маташуы күземә чалынды. Ш.Маннур 2) Кергәндә-чыкканда алына торган итеп эшләнгән капка. [Матрослар] Басмаларны тартып алдылар, --- иннек ябылды... Н.Фәттах 3) Хайваннарны бер урынга җыю, туплау өчен, киртәләр белән уратып алынган урын. Маллар кереп-чыгып йөрергә иннек-киртә, ә кешеләргә аерым бәләкәй капка ясаучы Айдаш баба булды. Р.Батулла 2. с. мәгъ. Буйга сузылган киртәләрдән эшләнгән. Агай йөгән тезгенен, дуга боҗрасыннан ашыкмыйча чыгарып, иннек капканың тәбәнәк баганасына чалды. М.Хуҗин. Иннек капкасы да төтен булып күккә очты. А.Гыйләҗев ◊ Иннеге тыгылмаган Теленә ни килсә, шуны сөйләүче кеше турында |