ИННЕК I и. Иренне һәм битне алсуландыру өчен кулланыла торган алсу, алсу кызыл, шәмәхә кызыл төстәге яки төссез косметик буяу. Мәрьям, трюмо каршына басып, алканы киеп карады. Килешә. Иреннәргә шундый иннек яксаң, кара күлмәк кисәң, искиткеч буласы. М.Маликова. Әгәр дә Сөмбелнең ирененә иннек сөртелмәгән булса, Аит аның агарып калуын күрер иде. Ә.Гаффар. Алай да апа йөзен каплаганчы күреп өлгердем, күрәсең, чырайсызлыгын яшерү өчендер инде, битенә иннек яккан. А.Расих |