ИНКЫЙРАЗ и. гар. 1) Бетү, юкка чыгу, сүнү, үлеп бетү процессы. «Особый лагерьларда»--- большевизмның --- кешелек дөньясына деспотизм, җәбер-җәфалар, кыенлыклар, рухи инкыйраз алып килгәнен ачыклаган кешеләр утыра иде. А.Гыйләҗев. Ул [Таһиров] җитәкләгән халыкара оешма милли хәрәкәтнең генераль штабына әйләнде һәм халкыбызның инкыйразга каршы актив көрәшенә стратегик юнәлеш ачып җибәрде. Шул вакытта игътибарән Алтын Урда дәүләте инкыйразга (бетүгә) йөз тотты. Г.Гобәйдуллин. Әгәр дә һәркайсыбыз, чит илләргә чыгып, монда да татарлар яши әле, дип сөенеп йөрүдән артык китә алмасак, инкыйраз көннәре озак көттермәс шул. Казан утлары

2) Үсештә артка китеш, артка чигенеш; регресс. 1950 – 1970 елларда татар терминологиясе чын мәгънәсендә инкыйраз дәверен кичерә, дип әйтү һич арттыру булмас. С.Шәмси



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә