ИНКЫЙЛАПЧЫ и. иск. 1) Инкыйлап хәрәкәтендә катнашучы көрәшче. Балкый анда күп корбан, күпме эшче каннары, Без татарның инкыйлапчы хәрби гаскәр даннары. Н.Исәнбәт. Тарих истәлеге булып калган әлеге әсәрләрдә 1917 ел борылышын оештыручы инкыйлапчы [Ленин] татар халкын бәхет һәм мәгърифәт юлына алып чыккан, аңа зур изгелекләр эшләгән кеше буларак бәяләнә. Т.Галиуллин

2) күч. сир. Фәннең, техниканың, сәнгатьнең һ.б.ш.ның берәр өлкәсендә тамырыннан үзгәреш кертүче кеше. Каннар бозылу галәмәте – төрле милләтләрнең буталуы – аның хезмәтендә, дөресрәге, бөек ачышларында шулай ук әһәмиятле фактор буларак өйрәнелергә тиеш ләбаса, дип фикер йөртте инкыйлапчы галим. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә