ИНКЫЙЛАП и. гар. 1) Әйләнү, асты-өскә килү, буталчыклык 2) Җәмгыять строен көч куллану юлы белән бәреп төшереп, аның урынына яңа строй урнаштыру, җәмгыять тормышын тамырыннан үзгәртеп кору эше; революция; алмашыну, үзгәрү. Объектив сәбәпләрнең тулы бер катнаш сәбәпләре нәтиҗәсендә, әле инкыйлапка кадәр үк, нәкъ менә татар милли хәрәкәте Россиядәге мөселман халыклары арасында күп кенә интеграция процесслары һәм акцияләренең башлап йөрүчесенә әйләнә дә. Мирас. 1905 елгы һәм 1917 елгы ике инкыйлап арасындагы чор татар журналистикасының гөрләп үскән чоры була. Казан утлары. --- университет стеналары эчендә Октябрь инкыйлабына кадәрге 112 ел дәвамында күренекле татар мәгърифәтчеләре, җәмгыять эшлеклеләре үсә. Сөембикә 3) күч. Фәннең, сәнгатьнең, техниканың һ.б.ш.ларның берәр өлкәсендә төпле үзгәреш, кискен алмашыну. --- аз вакытта вә бер кешенең тәэсире илә генә, һичбер җирдә булган кебек, телдә дә зур бер инкыйлап (үзгәреш) вөҗүдкә килми. Җ.Вәлиди 4) күч. Уй-фикердә үзгәреш. --- татлы сүзләр сөйләшү өмиде белән акчага килгән Галимәгә ялгыз бер хат белән кайтып китү бик авыр иде. Бу Галимәнең башына бик зур инкыйлап ясаган иде. Г.Ибраһимов 5) иск. грам. Бер авазның икенче авазга әйләнүе, күчүе; чиратлашу. «Л»нең «н»гә инкыйлабы. К.Насыйри |