ИНКЫЙЛАБИ с. гар. 1) Инкыйлапка (2 мәгъ.) бәйләнешле. Матур әдәбият, шул җөмләдән татар әдәбияты, илдә бара торган инкыйлаби үзгәрешләрне чагылдыруга җиң сызганып кереште. А.Әхмәдуллин. [ХХ гасыр башында] Инкыйлаби рухлы шигърият барлыкка килә, прозада һәм драматургиядә эшчеләр образларын үзәккә куйган әсәрләр языла. Әдәбият. Инкыйлаби җиңүдәге күтәренке рух аның кайбер юлбашчыларыннан кайберәүләренә хәл-әхвәлне аек бәяләп, хурлыклы шартларда башкалардан аермалы (сепаратлы) солых булырга тиешлеген тануга комачау итми. Мирас 2) Инкыйлап (1 мәгъ.) идеяләрен алга сөргән; инкыйлап рухы белән сугарылган; инкыйлап таләпләренә, ихтыяҗларына туры килә торган; инкыйлапны яклаган. Совет чоры әдәбият белеме ХХ гасыр башы татар әдәбиятын башлыча социаль тигезлек, сыйнфый мотивларга бәйле рәвештә яктыртуны кулай күрде, язучылар әсәрләрендәге иҗтимагый гаделлек, инкыйлаби тартышларны өйрәнүгә басым ясады. Сөембикә. --- дип башлана торган инкыйлаби яки «Марсельеза» исемле җырны да бик дәртләнеп җырлый идек. Казан утлары 3) Инкыйлап тарафыннан, инкыйлап нәтиҗәсендә булдырылган, урнаштырылган. Мин --- бер китап укып чыктым. Ул егерменче гасыр инкыйлаби тарихы иде. С.Җәлал. [К.Нәҗми] Икенче мәкаләсендә: «Инкыйлаби агымнардан берсе --- имажинизм вакытлы рәвештә татар әдәбиятын ташлый», – ди... Х.Госман. Инкыйлаби яңарыш, хәбәрдарлык һәм ачыктан-ачык сөйләү иреге иске тәртипләргә ияләнгән күп кешенең акылын чуалтты. А.Әхмәдуллин 4) күч. Нинди дә булса бер өлкәгә кискен үзгәреш кертә торган; нәрсәне дә булса тамырыннан үзгәртеп кора торган. Мәдәният өлкәсендә инкыйлаби үзгәреш |