ИНКУБА’ЦИЯ и. лат. 1) Инкубаторда (1 мәгъ.) чебеш, маймыч, ефәк кортлары һ.б. чыгару. Инкубация чорында йомырка эчендә барган процессны ул үзенең биш бармагы кебек белә. Казан утлары 2) мед. Йогышлы авыруның йоккан моментыннан алып беренче билгеләре күренә башлаганга кадәр үткән вакыт. ВИЧ вирусының организмда инкубация чоры берничә елга сузыла, һәм бердәнбер тышкы билге булып лимфа төеннәре зурая. Мәйдан. Кайбер очракларда тышкы кыяфәте белән мәчеләр сау-сәламәт шикелле күренсәләр дә, чынлыкта, чир яшертен рәвештә көчәя генә бара. Чөнки инкубация чоры кайбер очракларда берничә көннән алып берничә айга чаклы дәвам итә. Юлдаш |