ИНКУБА’ТОР и. лат. 1) Тавык, үрдәк һәм башка кошларның йомыркаларыннан чебешләр, уылдыктан маймычлар һ.б. җан ияләреннән яшь үрчем алу өчен, электр белән җылытыла торган аппарат. Әгъдия килеп кергәндә, Нәгыймә инкубатордан алып кайткан чебиләр белән чүкердәшеп йөри иде. К.Кәримов. Үзебезнең инкубатор бар. Бәбкәләрне өч районга сибелгән фермаларыбызга таратабыз. Идел. Аңа кадәр Апас инкубаторында эшли иде ул. Колхозлар өчен һәм халыкка чебиләр чыгаралар. Казан утлары

2) махс. Вакытыннан алда туган баланы кирәкле температурада тотып җитлектерү аппараты

3) күч. Иҗади эшчәнлек өлкәсе. Яшь бер язучының иҗат инкубаторыннан чыккан, хәтта әле чыгып кына килә торган зур башлы, бәләкәй гәүдәле чебичегенә минем кебек сәлтерәвек картның корышып беткән дорфа кулын сузу оят булыр иде. Л.Җәләй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә