ИНКРУСТА’ЦИЯЛӘҮ ф. Нәрсәне дә булса уеп, аның өслеген мәрмәр, керамика, асылташлар, металл, сөяк, перламутр рәсемнәр белән бизәкләү, инкрустация белән бизәү. Аның кармак таягы бамбуктан, мельхиор һәм җиз белән инкрустацияләп эшләнгән. М.Юныс. Салават күперенең җиде төрле төсен балкытып янган бәллүр люстраны, инкрустацияләп эшләнгән затлы шкафның бер бүлемен, идәндәге һәм стенадагы чәчәкле зур келәмнәрне исе китеп карап торды. Л.Ихсанова. Аның астындагы юка гына алтын кисәгендә ниндидер саннар һәм кызыл эмаль белән инкрустацияләп ясалган тәре тирәсенә тезелеп киткән кечкенә-кечкенә рәсемнәр бар иде. З.Фәтхетдинов Инкрустацияли башлау Инкрустацияләү эшенә керешү |