ИНКРУСТА’ЦИЯ и. лат. 1) Металлдан, таштан, агачтан яисә сөяктән ясалган әйберләрне уеп, аларның өслегенә икенче бер затлырак металл, таш кисәкләре һ.б.ш.ларны урнаштырып ясалган рәсем, орнамент, бизәк. Инкыт күле гүя күл дә түгел, гүя табигать үзе, ак чалмалы мәгърур тауларның әмерен үтәү йөзеннән, инкрустация хикмәтләрен күрсәтә ---. К.Миңлебаев. Бу кеше портретның үзенә карамый, ә аның бай инкрустация белән эшләнгән рамындагы алтын бизәкләрен өйрәнә иде. Ш.Маннур. Төсле пыяладан инкрустацияләр, скань һәм филигрань куллану – болар һәммәсе дә аларның сәнгатендә татар халык ювелирлык иҗаты нигезендә үсә. Татарстан яшьләре 2) Берәр әйбергә уеп рәсемнәр, бизәкләр, орнаментлар ясау эше |