ИНКВИЗИ’ЦИЯ и. лат. 1) тар. Еретикларга каршы көрәштә католиклар чиркәве тарафыннан ХIII–XIX гасырларда оештырылган һәм үзенең аяусызлыгы, шәфкатьсезлеге белән танылган хөкем итү һәм җәзалау оешмасы. Чиркәү догматларына каршы килә торган еретик фикер белдерүдә гаепләнүчеләр, сихерчелек, бозым белән эш итүдә шик астына алынучылар, чиркәү тарафыннан гаепләнә торган актларга керүчеләр инквизиция хөкеменә дучар ителә. Бөтендөнья тарихы. Инквизиция хөкем сөргән вакыт эчендә җәзалап үтерелгән корбаннарның саны --- берничә йөз мең кешегә җиткән. Мирас. Бу язмада Тәүратны бозучы җөмләләрнең дә күплеген искә алганда, аның инквизиция хөкеменә тартылмый калуы хәтта аңлашылмый да. Юлдаш 2) күч. Газаплау, рәхимсез җәзалау. Ник дигәндә, Хрущёв – талантларны күралмаган совет инквизициясе, дөресрәге, НКВД инквизициясе канат җәйгән чорда формалашкан кеше. Идел |