ИНКВИЗИ’ТОР и. лат. 1) Инквизиция (1 мәгъ.) хөкемдары, инквизиция карарларын тормышка ашыручы кеше. Инквизиторлар тарафыннан тәмам эштән чыгарылып, аяк-кулларына кадәр сындырылып, Неаполь төрмәсенә ташланган Кампанелла --- турында да сөйләде ул [Маннур]. М.Хәсәнов. Папа --- Изге Доминик ордены монахларына еретикларны эзәрлекләү бурычын йөкли. Инквизиторларга аларны табып җәзалау һәм хөкем итү хокукы бирелә. Бөтендөнья тарихы. Галилео Галилей: «Җир шар формасында һәм үз күчәре тирәсендә әйләнә», – дип белдергәч, аны инквизиторлар гына түгел, шул чорда яшәгән башка галимнәр дә аңламаган. Мәдәни җомга 2) күч. Салкын кан белән рәхимсез газаплаучы, җәзалаучы; үтә явыз кеше. – Бүрегең яна, бүрегең, инквизитор, Нахак каннар яна бүрегеңдә! – дип эндәшә Х.Туфан вәхшәт иясенә. Аны турыдан-туры «егерменче гасыр формасына җайлаштырган маска кигән инквизитор» дип атый. Ф.Ганиева |