ИНКАССА’ЦИЯ и. ит. фин. 1) Инкассаторларның предприятиеләр һәм оешмалар кассаларындагы акчаларны җыюы һәм банкларга тапшыруы. --- кулына пистолет тоткан 33 яшьләр чамасындагы ир-ат төзелеш материаллары сатыла торган кибеткә кереп, акчаны инкассациягә тапшырырга җыенган ике хатын-кыздан барлык сумманы үзенә бирүләрен таләп итә. Ирек мәйданы

2) Түләү документлары (мәс., чек, вексель) буенча банклардан акча алу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә