ИНК и. Хәзерге Перу дәүләте территориясендә (Көньяк Американың Амазонка елгасы бассейнында) яшәгән югары мәдәниятле борынгы индиан кабиләсе халкы һәм аның бер вәкиле. Анда [журналда] борынгы майя һәм инк халыкларының гаҗәеп сәнгать әсәрләре, манаралары, калалары турында язылган иде. М.Маликова. Инклар цивилизациясе иң серле, табышмак цивилизацияләрнең берсе булып кала. Инкларда металлургия, һөнәрчелек алга киткән, туку станоклары файдаланылган ---. Бөтендөнья тарихы. Урта гасыр инклар дәүләтендә мондый мәктәпләр «Сайланган гүзәлләр» («Акльа-васи») исеме белән аталган һәм тора-бара дәүләт карамагына күчкән. Юлдаш |