ИНИЦИА’ЦИЯ и. лат. Нинди дә булса социаль төркем эчендә, дини җәмгыятьтә яки мистик оешмада шәхеснең яңа үсеш баскычына күчүенә багышланган, борынгыдан килә торган йола. Андый ябык дини оешмага керү процедурасы – инициация – каты тикшерү һәм куркыныч ритуаллар аркылы башкарылган. Р.Сафин |