ИНИЦИА’ТОР и. фр. Берәр яңа эшне башлап җибәрүче, иң элек кузгатучы кеше; инициатива күрсәтүче кеше. --- Заһир алдында ул үзен гаепле саный иде: теге язгы төндә тау башына ясаган экскурсиянең инициаторы, ни әйтсәң дә, Рушад үзе бит! М.Мәһдиев. 1988 елның җәендә сәяси оппозиция республикада халык фронты инициаторлары үзәген төзи. Татарстан тарихы. Гадәттә, аерылышуның инициаторы – башлап йөрүчесе – хатын-кыз үзе була. Асылъяр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә