ИНИЦИАТИ’ВАЛЫ с. Мөстәкыйль, үз көче белән эш йөртүгә сәләтле, булдыклы; эшлекле. Шулай булгач, әгәр дә синең кул астында кискен чакта инициативалы, белемле, колхозчыларны хәлиткеч көрәшкә күтәрердәй тагын бер җитәкче эшли башлаган икән, аның белән килешмәгән кичәге көн кешесенең әләгенә колак саласың икән... Син үзең дә кичәге көн җитәкчесенә әверелмисеңме икән?.. Г.Кашапов. Алар арасыннан күбрәк элек Буа районында колхоз председателе булып эшләгән Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов белән аралаша идем. Белемле, инициативалы, төпле кеше. Т.Миңнуллин. Әтисе, терелгәч тә, һаман шул РИКта эшләде. Иң инициативалы, нык куллы активист булып, абруе бик зур иде. Х.Камалов |