ИНИЦИАТИ’ВА и. лат. 1) Берәр яңа эшне үз теләгең белән башлап җибәрү, шул эштә башкаларга этәргеч булу, башлап йөрү. Ишмаковның инициативасы буенча республикада хезмәт ияләренең гаризаларын карау, колхозларда пенсия турындагы законны үтәү --- кебек мәсьәләләргә анализ ясалды. М.Насыйбуллин. Ул [флотилия] большевик-революционер Лев Ефимович Берлин инициативасы белән Губком председателе С.Я.Шейнкман булышлыгында төзелә. И.Низамов. Лаешлылар Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетен торгызу һәм Благовещение соборын яңарту фондына --- яхшы инициатива белән чыктылар. Мирас

2) Нинди дә булса берәр эштә җитәкче роль, вазифа. [Җәмгыяте хәйрияне] Башлап җибәрү җәдитчеләр кулында булса да, инициатива кадимчеләргә күчкәнлеге күренеп тора. М.Гали. Талип агрономга өнәми генә карап алды: – Тәк, әйт әле, Мидхәт, урман полосаларын кем кушуы буенча кистердең? Әйтик, үзеңнең башың җиттеме, әллә булмаса, башка берәүнең киңәше белән эшләдеңме? – Үз инициативам. М.Хәбибуллин

3) Мөстәкыйль, үз көче белән эшли алу сәләте, булдыклылык. Опера язуда бик күп нәрсә композиторның инициативасына бәйләнгән. М.Җәлил. Бары тик ирекле, инициативага ия булган иҗади рухлы халык кына гадел дәүләтчелек төзи һәм бөтен мәсьәләне дә хәл итә ала. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә