ИНИЦИАЛ и. лат. 1) Исем-фамилиянең яки исем һәм атасы исеменең баш хәрефләре. Резеда Фәритовна дәшми-тынмый гына чыгып китте дә, кесәсенә «А.Р.Ф.» дип үз инициаллары чигелгән халат кертеп бирде. М.Маликова

2) Китапның, бүлекнең яки кызыл юлның башында зурайтып һәм бизәп бирелгән хәреф. Бер кулъязма китапны озак вакыт дәвамында күп кеше эшли: берәүләр текстны каллиграфик хәрефләр белән яза; икенчеләре кызыл юл башындагы баш хәрефләрне – инициалларны – бормалы-сырмалы итеп бизи ---. Урта гасырлар тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә