ИНҖИР и. фар. Тут агачлары семьялыгының фикус ыругыннан, кышын коела торган каты, кытыршы эре яфраклы, татлы җимешле, кипкән тамырлары тәмләткеч итеп кулланыла торган күпьеллык тропик агач; русчасы: инжир, фига, смоковница. Хәтта текә таш кыяларга, борынгы корылмаларның диварларына да эре, сусыл яфраклы инҗир агачлары тамыр җәйгән, үрмәле гөлләр сарылган. М.Маликова. [Маймыл] Бер көнне шулай инҗир куагында аның җимешләрен берәм-берәм өзеп ашап утырганда, бер җимеше кулыннан суга төшеп китте. Җ.Зәйнуллин. Әнә шундый җирдә ике йөзләп адымга сузылган рәтләр булып зәйтүн агачлары үсә. Инҗир, шәфталу, гранат, аскединья, йөзем, затар, шалфейга да урын табылган. Сөембикә

2) Шул агачның татлы җимеше (гадәттә, киптереп әзерләнә); салма җимеше; русчасы: смоква. Бу инҗир җимешенең чапылдап суга төшүе маймыл күңеленә хуш килде, һәм ул тагын да бер-бер артлы җимешләрне суга ташлый башлады. Җ.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә