ИНҖИЛ и. гар. Иисус Христосның (Гайсә Мәсихнең) тормышы һәм тәгълиматы турындагы хикәяләрдән торган һәм христиан дине өйрәтмәләренең нигезен тәшкил иткән дини китап атамасы; Библиянең бер өлеше; Евангелие. Ак һәм алсу чәчкәгә төренгән биек, куе олеандр куаклары, --- Яңа Афонны оҗмахка тиң итә. Инҗилдә тасвирланган оҗмах шушы якка охшаган, диләр. М.Маликова. Г.Ибраһимов, М.Гафури, К.Тинчурин тасвирлаган татар мәдрәсәләре Н.Г.Помяловский сурәтләгән бурсалардан (рус дини мәктәпләреннән) Инҗил урынына Коръән укытылу белән генә аерылса аерылгандыр. И.Абдуллин. Һ.Такташның гыйсъянчы герое яһүдләрнең «Тәүрат»ын да, русларның «Инҗил»ен дә «себереп түгә», бер уңайдан «Коръән»не утка якканлыгын әйтә. Әдәбият |