ИНЖЕНЕР-МЕХА’НИК и. рус Машиналарның дөрес һәм системалы эшләвен, аларны эксплуатацияләүне тәэмин итәрлек механик белгечлеге булган югары белемле инженер. Өлкән инженер-механик булсам да, --- чүкеч тотып тимер кыйныйм, ---. Менә шунда имгәнеп беткән куллар бу. З.Фәйзи. Ә Хәсән шушы елны Казан авиация институтын тәмамлый. Ул – инженер-механик. Сөембикә. Тиздән авылга инженер-механиклар, агроном, ветфельдшерлар, бухгалтерлар һәм... рәссам кайтачак. Казан утлары |