ИНЖЕНЕРЛЫК и. 1) Инженер хезмәте, инженер һөнәре. Тимерханнар батальоны командиры капитан Косюченко армия штабына вакытлыча инженерлык хезмәте начальнигы итеп билгеләнде. Г.Ахунов. Мәктәпне тәмамлау белән үк, Казанга – ул заманнарда бик абруйлы саналган инженерлыкка укырга китеп барды. С.Шәмси. Нинди генә җаваплы участокны алма, җитәкчелек эшеме ул, инженерлык яисә культура-масса эшеме, һәркайда хатын-кызны очратырга була. И.Низамов 2) Инженерлар әзерли торган уку йорты. Белеме зурдан: – Мәскәүдәге Дзержинский исемендәге инженерлык академиясен тәмамлаган. З.Зәйнуллин |