ИНЖЕНЕ’РИЯ и. фр. 1) Иҗади техник эшчәнлек, инженерлык эше 2) Кайбер сүзтезмәләрдә: табигатьтә моңарчы булмаган, конструкцияләнгән яңа органик берәмлекләр. Сөтендә кыйммәтле үсеш гормоны булган беренче сыер моннан ике ел элек бу лабораториядә ген инженериясе ярдәмендә чыгарылган булган. Сәламәт булыйк! Бәлки, киләчәктә геннар инженериясе кайбер генетик хаталарны төзәтүне тәэмин итә алыр, ләкин --- хәзер бер нәселдән килгән авырулардан да дәвалауга кыенрак бирелә торганнары юк, дип әйтергә тиешбез. Тигез гомер итегез! --- биология өлкәсендә --- ген, аксым һәм күзәнәк инженериясен үстерү --- бурычы тора. Фәнни Татарстан 3) җый. и. сөйл. Инженерлар |