ИНЕШ и. 1) Кечкенә, тар һәм сай елгачык. Сөйләделәр: Кәримов, үз авылларына кайткач, я сазлыкка, я күлгә кереп, я чишмә инешендә тәгәрәп елый икән. М.Мәһдиев. Саба инеше өстеннән салынган асылмалы басма аша киттек мәдәният йортына. Т.Нәҗмиев. Кияүгә чыкканның икенче көнендә инеш буена суга төштем. Сөембикә 2) диал. Елга. Ә аста Тирән елга дип аталган киң инеш сузылып ята иде. Г.Галиев |