ИНЕЧ и. 1) Күлмәкнең (киемнең) эчке ягыннан арка һәм күкрәк турысына тегелгән тукыма // Киемнең эчке ягына тегелгән тукыма. Марат Саниягә дигән «мыеклы бодайны» кепка инеченә кыстырды. Г.Гобәй. Кайткач кара: күлмәгеңнең инечендә яны буйлап кечкенә тар бер чүпрәк тегелгән булыр. Г.Ибраһимов 2) Портфель яки башка нәрсә эченә тегелгән тукыма. Илдар антны --- портфель инеченә тегеп куйды. Г.Гобәй |