ИНЕ’РЦИЯ и. лат. 1. ) физ. Тышкы тәэсир булмаганда җисемнең хәрәкәт итү юнәлешен яки тикторыш хәлен саклау үзлеге. Караянов очкычны сулга таба аудара башлады. Инерция мине уң як бортка китереп сылады. М.Юныс. Еланнар бик оста һәм шактый еракка --- төкерә алалар. Мондый ату ераклыгына алар агу капчыгындагы басым көче белән хәрәкәт инерциясен берләштерү нәтиҗәсендә ирешәләр... Кызыклы физиология. «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр» шигырендә (1923) ул [Һ.Такташ] җир, кояш, планеталарның хәрәкәте, аларның, кайчан да булса бер вакыт, инерция көче бетү аркасында, башка хәлгә күчәчәкләрен сурәтли. Әдәбият

2) күч. Дәртсезлек, сүлпәнлек, инициативасызлык. Бу шундый халәт, үзенчә бер «үле нокта» иде: үз көчең белән генә алга таба кузгалып китәрлек түгел, ә инерция көче ахыргача сарыф ителгән. З.Фәтхетдинов

3) күч. Электән килгән, элек булган тәртипләрнең, хәлләрнең, күнегелгән гадәтләрнең үзгәрешсез дәвам итү хәле. Ә бит, югыйсә, офицерның эшенә бәя подразделениенең сугышчан әзерлегеннән чыгып бирелергә тиеш. Ни кызганыч, тиз генә үзгәреп булмый шул, инерция бик көчле, әле һаман да эләктерелмәгән каптырмаларга һәм каршы дәшүләргә бәйләнәбез, төймәләр һәм каешлар белән сугышып ятабыз. Идел

2. рәв. мәгъ. Күнегелгән, ияләнгән гадәт буенча, белештермичә, механик рәвештә. Инерция белән һаман кукурузга ябышып ятуны сизә алган икән инде, ул, Әдилә, начар җитәкче түгел, [диде Гариф]. М.Хәбибуллин. Гаграда алган шул инерция белән мин, күп тә үтмичә, --- повесть та язып ташладым. М.Мәһдиев. Менә шуннан соң инде кайбер тәнкыйтьчеләребезнең татар әдәбиятын һаман да инерция белән «авыл әдәбияты» дип исәпләүләре үзеннән-үзе юкка чыга. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә