ИНЕРТ с. нем. 1) махс. Башка матдәләр белән кушылмый торган, тотрыклы электрон төзелешле; реакциягә начар керүчән. Гелий, неон, оргон, криптон, кинон, радон – атмосферада аз күләмдә очрый торган инерт газлар. Болардан тыш һавада «инерт газлар» (0,94 %) дип аталган газлар да бар. Химия. Ионлы кристаллар --- электроннарын я биреп, я кабул итеп, инерт газларның конфигурацияләрен алырга омтылалар. Физика 2) тех. Измә, бетон һ.б.ш.ларның күләмен арттыру, үзкыйммәтен киметү максатында составына кушып җибәрелә торган (ком, вак таш, гравий һ.б. төзелеш материаллары турында) 3) күч. Пассив, дәртсез, сүлпән, инициативасыз. Кайбер талантлы кешеләр иҗатларында фидакяр хезмәт күрсәтсәләр дә, шәхси яшәешләрендә беркадәр инертрак булучан ---. Р.Фәйзуллин |