ИНДУСТРИ’ЯЛӘШТЕРҮ ф. 1. Халык хуҗалыгының барлык өлкәләрен индустриаль машина техникасына күчерү. Бу – илне индустрияләштерү, яңа завод-фабрикалар --- һ.б. салу, коллективлашу һәм кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү чоры иде. С.Шакир. 1929 елдан илне чын-чынлап индустрияләштерү башлана. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Бу чорда илне индустрияләштерү һәм, партиянең ХV съезды карарлары нигезендә, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү өчен киеренке көрәш бара. Казан утлары

2. и. мәгъ. Халык хуҗалыгын индустриаль машина техникасына күчерү процессы. Инде илне индустрияләштерү турында сөйли башласа, Мәдинә апа үзебезнең колхоз хисапчысы Фатыйх абыйны бу бөек эшләрнең җанлы бер вәкиле итеп китерергә ярата. Р.Фәизов. Язучылар республиканы индустриальләштерү процессының яңалык һәм искелек көрәшен көчәйтеп җибәрүенә игътибар иттеләр. Татар әдәбияты тарихы. --- зур төзелешләр тирәсендәге авылларны эреләндерү, андагы көнкүрешне шәһәрнекенә якынайту һәм хуҗалык итү ысулларын индустрияләштерү өчен [автоматлаштыру] этәргеч ролен үти ала. Казан утлары

Индустрияләштерә башлау Индустрияләштерү эшенә тотыну

Индустрияләштереп бетерү Тулысынча, тулаем индустрияләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә