ИНДУСТРИ’Я и. лат. 1) Эре машина техникасына нигезләнгән фабрика-завод сәнәгате. Нефть индустриясе үсеше республика көньяк-көнчыгышының йөзен һәм бу типик аграр төбәктә яшәүчеләрнең язмышын тамырдан үзгәртә. Татарстан тарихы. Әйе, Алсуның хәтерендә: аларга шәһәр образын язарга куштылар. Яңа индустрия эрасын күрсәтергә, шулар фонында иске каралты-кураларны да сурәтләргә кирәк иде. Сөембикә

2) күч. Нинди дә булса эшчәнлекнең нык алга киткән тармагы. --- сексуаль белем бирә торган китап индустриясе үскән илләрдәге кебек кризисны никах институты башка беркайда да кичерми. Тигез гомер итегез! Туризм индустриясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә