ИНДУС и. ингл. 1) Һиндстанда яшәүче төп халыкның бер вәкиле; һинд. Хәбир, төшендә энҗе күргән, кулына тотарга өлгергәнче уянып киткән индус кебек басып калды. Ш.Хөсәенов. Урта Азиянең сәнгатенә гарәпләргә кадәр фарсылар һәм индуслар тәэсир итеп торганнар. Мирас. Алар арасында төрки, рус, сүрияле, индус, кытай, монгол, поляк, болгар, румын һәм австралияле кәнизәкләр дә булган. Юлдаш

2) Индуизм тарафдары. Әлеге винтовкаларны кору өчен, май сеңдерелгән патрон төргәкләрен теш белән ертырга туры килгән. Бу исә индуизм һәм мөселман динендәге индусларның дини хисләрен мыскыллау буларак кабул ителгән, чөнки алар өчен сарык һәм дуңгыз мае тыелган продукт булып исәпләнә. Бөтендөнья тарихы. --- индуслар, өйләренә кергәндә дә, аяк киемнәрен салалар. Дин вә йола



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә