ИНДУ’КЦИЯ и. лат. 1) лог. Аерым, нигезсез, сәбәпсез барлыкка килгән, очраклы дип саналган фактларга һәм положениеләргә таянып гомуми нәтиҗәләр чыгару; хосусыйдан гомумигә илтә торган танып белү методы; киресе: дедукция 2) физ. Нинди дә булса үткәргечне магнит кырында хәрәкәт иттергәндә яки магнит кырын үзгәрткәндә, шул үткәргечтә барлыкка килгән электр тогы. Аларның идеяләрен үстерә барып, инглиз физигы М.Фарадей (1791 – 1867) электромагнит индукция күренешен (магнит сызыклары белән ябык үткәргеч кисешкәндә электр тогы барлыкка килүне) ача. Бөтендөнья тарихы |