ИНДУКТИВ с. 1) лог. Индукциягә (1 мәгъ.) нигезләнгән. --- әлеге инглиз философы кеше акылын үткәннең ялгышларыннан һәм хорафатларыннан коткарган, беренче тапкыр, башка фәннәр кебек үк, философиянең дә нигезен тәҗрибә тәшкил итә, дип күрсәткән һәм фикерләүнең индуктив методын тәкъдим иткән фикер иясе дип атала. Я.Абдуллин. Бэконның индуктив методында Коменский «табигать серләренә үтеп керү» юлын күрә. Ә.Хуҗиәхмәтов

2) Индукция (2 мәгъ.) барлыкка китергән. Индуктив каршылык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә