ИНДУИЗМ и. санскр. Илаһ, игелекле эшләрен һәм кимчелекләрен исәпкә алып, җанны төрле гәүдәләнештә фани дөньяга кире кайтара, дигән ышануга нигезләнгән дөнья диннәренең берсе; Һиндстанда иң киң таралган дин. Индуизмның төп үзенчәлеге – күп нәрсәдә бердәнбер нәрсәне күрергә, һаман үзгәреп, агып торган фани дөньядан ниндидер үзгәрми торган мәңгелек нәрсә табарга омтылудан гыйбарәт. Д.Вәлиев. Индуизм тарафдарлары өчен хас булган һәм Һиндстан халкы тугрылык саклаган язмышка буйсынучанлык һәм җәбер-золым кылмау принципларын сикхлар өлешчә генә таныганнар. Бөтендөнья тарихы. --- «бинду» дип аталучы әлеге [ике каш арасындагы] нокта индуизм динен тотуны белдерә. Дин вә йола



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә