ИНДИКА’ТОР и. лат. 1) тех. Нинди дә булса күренешне (басым, авырлык һ.б.ш. физик зурлыкларны) үлчи, күрсәтә, терки торган прибор, җайланма. [Зәй] --- кинәт насос басымының кимүен сизеп алды. Үзе, ышанмыйча, индекатор шкаласына күз төшерде – әйе, дөрес шул. Х.Камалов. --- радиопост төрле төстәге индикаторлар белән җемелдәгән, эфирдагы сызгыру, морзянка тавышлары белән тулган иде. М.Мәһдиев. --- конструкторлар --- исләрне нәкъ чебен кебек сизеп ала торган индикатор ясамакчы булалар. Кызыклар дөньясында 2) хим. Нинди дә булса матдә белән тәэсир итешкәндә, төсен үзгәртә һәм шуның белән аның микъдарын яки сыйфатын билгеләргә ярдәм итә торган матдә (мәс., лакмус, метилоранж, фенолфтамин һ.б.). Алар карыннан алынган пробаларны --- индикатор салып селте белән титрладылар. А.Расих 3) махс. Китапханәдә, уку залында китапның кемгә бирелүен күрсәтә торган картотека 4) күч. Гомумән күрсәткеч, ишарәләгән билге, галәмәт. Болар – үзләренә күрә И.Ефремовның «Андромеда томанлыгы» повестындагы идеяне гәүдәләндерүче «төсле музыка индикаторлары» дигән нәрсәләр. Г.Галиев. Бер үк вакытта тикшеренүдә бу чагыштыруның кирәкле барлык индикаторларын билгеләүнең ахыргача хәл ителмәгәнлеге дә күрсәтеп узыла. Фәнни Татарстан. Экологлар фикеренчә, тәвә абага – тирән булмаган җир асты грунт суларының индикаторы. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |