ИНДИ’ГО и. лат. 1. 1) бот. Кузаклылар семьялыгыннан чәчәкләре ал, җете кызыл, ак төсле куакчыл үсемлек (исеме Һиндстан белән бәйле, беренче башлап шунда кулланылган). [Тирә-юньдә] --- коелып калган ашамлык бөртекләре, кокос чикләвеге, хна, индиго, өем-өем сүс, мамык, такталар. М.Юныс 2) Шул үсемлек сүленнән ясалган куе зәңгәр төстәге буяу матдәсе. 1842 елга кадәр туку промышленностенда кулланыла торган буяуны чит илдән кертелә торган үсемлек – индигодан гына алганнар. Россия тарихы. Моңа кадәр бу буяу матдәсен индиго дигән үсемлектән ала торган булганнар. Татарстан тарихы 3) Куе зәңгәр төстәге синтетик буяу 2. с. мәгъ. 1) Куе зәңгәр. Индиго төс 2) күч. Искиткеч сәләтле, уйлау, фикерләү сәләте белән гадәти кешеләрдән бик нык аерылып торган, гадәттән тыш сизгерлеккә, телепатиягә ия булган (экстрасенслар әйтүенчә, аларның ауралары индиго төсендә, һәм алар – Җиргә киләчәк яңа раса кешеләр). Франциядә аларга «тефлон» дигән кушамат такканнар, чөнки индиго балаларга без күнеккән стереотиплар бөтенләй «ябышмый», үзләренең эш-гамәлләрендә йөрәк белән түгел, баш белән уйлап фикер йөртергә күнеккәнгә, Англиядә аларны «киборглар» дип атыйлар. Мәдәни җомга |