ИНДИВИ’ДУУМ и. лат. кит. 1) биол. Мөстәкыйль яши торган һәрбер тере организм 2) Аерым кеше, шәхес, зат. Хатын-кыз, --- индивидуумда яшәүдән бигрәк, кавем эчендә яши, һәм аның өчен кавем тормышы индивидуаль тормыштан якынрак. З.Хөснияр. Сезнең күзәткәнегез бардыр: образлы фикер йөртүче индивидуумнарның күз карашы моңсу, тәэсирле була. А.Вергазов. Укучы буларак, аны [Хафизовны] яратып булмый (үзе ярата белмәгәнгәдер...), сокланырга сәбәп юк, ошарга тырышырлык сыйфатлар табылмый: кешегә охшаган кеше генә. Уртача статистик индивидуум. Казан утлары 3) Үзенә генә хас үзенчәлекле сыйфатларга, холыкка, аерым талантка ия булган кеше; шәхес. Индивидуумнарның образлы яисә логик фикерләү өстенлек итү белән аерылып торганын сез дә беләсез. А.Вергазов. Әйтерсең бездә һәрбер иҗади шәхес үзенә бер индивидуум түгел, әйтерсең шагыйрьләр төркемләп, «детсадлап» үсә! Сөембикә |