ИНДИВИДУАЛЬЛЕК и. кит. Кайсы да булса бер шәхесне яки нинди дә булса күренешне, предметны башкалардан аерып торган үзенчәлекләр, сыйфатлар. Шуңа да бу шагыйрьләрнең индивидуальлекләре ничек үсүен аларның лирик геройлары үсешендә дә күзәтеп карарга тиеш булабыз. Х.Госман. Кешенең табигате үзгәргәч, ул үзенең индивидуальлеген югалтса, --- кешегә яшәүдән кызык калмый. З.Садыйков. --- ләкин безнең хисләребез беркадәр төссезләнәләр, үзләренең индивидуальлекләрен югалталар. Тигез гомер итегез! |