ИНДИВИДУАЛЬЛӘШТЕРҮ ф. кит. 1. 1) Шәхесне яки аерым бер предметны үзенә генә хас, үзенә генә характерлы индивидуаль үзенчәлекләре, билгеләре буенча аерып бирү; һәр шәхесне, һәр очракны индивидуаль яктан ачыклау. Дөрес, аерым персонажны индивидуальләштергәндә, бигрәк тә аның сөйләмендә ул [Такташ] халык теленең бик борынгыдан килә торган элементларын саклый. Х.Госман. Минем әдәби образларны характер итеп индивидуальләштерү, сюжет төзү үзенчәлекләре турындагы фикерләремне ул рәхмәтләр әйтеп кабул итте. Ә.Нигъмәтуллин 2) Нәрсәне дә булса гамәлгә куюда, куллануда һәр очракка, һәр шәхескә индивидуаль якын килү. Белем бирү системасында, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда, дәресләрдә индивидуальләштерү аеруча әһәмияткә ия 2. и. мәгъ. Шәхес яки аерым бер предметның үзенә генә хас, индивидуаль үзенчәлекләре буенча аерымлануы. Авторны мондый артык гомуми тиңләү дә канәгатьләндереп җиткерми. Индивидуальләштерү юк. Т.Галиуллин. Исәнбәт: «Таш урамнардан үтәләр дә үтәләр», – ди, шәһәр урамы картинасын индивидуальләштерүдә уңышлы эпитет таба. Х.Госман Индивидуальләштереп бару Һәрберсен аерым-аерым индивидуальләштерү. Героеның шушы сыйфатын Такташ үз шигыренең интонациясе, төзелеше, паузалары белән дә сиземләндереп, индивидуальләштереп бара. Х.Госман Индивидуальләштереп бетерү Тулысы белән индивидуальләштерү; барысын да индивидуальләштерү Индивидуальләштереп бирү Махсус рәвештә индивидуальләштерү |