ИНДИВИДУАЛЬ с. 1. 1) Бары тик бер шәхескә генә хас һәм аны башкалардан үзгә итә торган. Автор аларның һәммәсенең тормыш юлын күзәтә, укучыларга индивидуаль язмышларын күрсәтеп бирә. Ф.Галимуллин. Бу нәселдәнлек аркасында ата-аналардан киләчәк буынга төр, сорт яки токым үзенчәлекләре генә түгел, бәлки индивидуаль үзлекләр дә күчәләр. Дарвинизм нигезләре. Әдип стилендә кеше холкының индивидуаль чагылышын сурәтләгән картиналар белән гомумиләштерү рәвешендәге сөземтәләр аралашып баралар. Казан утлары

2) Бер генә кеше карамагында булган; хосусый; киресе: гомуми. Укучыларның эшләре күпкырлы булырга тиеш һәм бакчада, ашау бүлмәсендә, ашханәдә, хәзерге машиналар белән җиһазланган төрле индивидуаль эшханәләрдә башкарылырга тиеш. Ә.Хуҗиәхмәтов. Индивидуаль хуҗалык. Индивидуаль милек

3) Аерым кешеләр башкара торган. Индивидуаль җитештерү

4) Һәр кешегә аерым бәйләнешле; һәркемгә, һәр очракка аерым. Идарә комсомолецларының тулаем алган бу йөкләмәсе белән беррәттән, --- башка бик күп цехларда эшләүче яшьләрнең индивидуаль йөкләмәләре дә бар икән. М.Хәсәнов. Шушында һәр шагыйрьнең индивидуаль стиле мәсьәләсе бик хаклы рәвештә үткен төс алды. Индивидуаль стильләр елга-елга аерылып чыга башладылар. Х.Госман. Билгеле, һәркемнең дә кулыннан килердәй гади ысуллар гына ярдәм итмәгән, индивидуаль киңәш сорап врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган очраклар да килеп чыккалый. Тигез гомер итегез!

5) Аерым, ялгыз. «Эх, индивидуаль проектлар төзергә мөмкинлек булса, мин биредә мондыйрак биналар, ә менә монда тегендирәкләрне салыр идем!» – дип, кәгазьгә сызгалый торгач, --- микрорайонның эскизы ясалды. М.Маликова. --- мәктәпләрнең иң төп, иң әһәмиятле принципларының берсе һәр кешегә индивидуаль йогынты ясау методы икән. М.Хәсәнов

6) Шәхси гигиенага караган, шәхси кулланыштагы. Ул --- әүвәл сумкадан шәхси кулланыш өчен берничә индивидуаль пакет, аннары хатын-кызларның елкылдап торган чем кара күн букчасын чыгарды. Мәдәни җомга

2. рәв. мәгъ. Һәр кешегә, һәр нәрсәгә, һәр очракка аерым. Чөнки җинаятьчелек белән көрәштә каты булу да, кешелекле булу да, һәркемне индивидуаль аңлый белү дә кирәк. М.Насыйбуллин. Классиклар, күбесенчә, индивидуаль алынган бер кеше характерында бу ике каршылыкның ничек хәрәкәт итүен һәм кешенең үзен, аның белән бәйләнгән башка кешеләрне нинди язмышка дучар итүен ачып салалар. Х.Госман. Кыйммәтле әйберләрне һәм башка төрле зиннәтле әйберләрне исәпкә алмаганда, индивидуаль файдаланудагы әйберләр (кием-салым, аяк киеме һ.б.ш.) --- ир яки хатынның шәхси милке дип таныла. Тигез гомер итегез!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә