ИНДИВИДУАЛИ’СТИК с. 1) Индивидуализм юнәлешенә хас, шуңа бәйләнешле. --- аның [Кол Галинең] гуманизмы индивидуалистик, стихиячел, күбрәк даирә әһелләренең омтылышларын, ниятләрен чагылдыра. Т.Галиуллин 2) Бары бер шәхескә генә хас, аны башкалардан аера торган. Акрынлап Зәйнәп үз-үзен тотышындагы индивидуалистик моментлардан арынган коллективчыл тойгылар белән янучы кеше булып җитешә. З.Рәмиев |