ИНДИВИДУАЛИСТ и. рус кит. 1) Эштә, фикер йөртүдә индивидуальлек күрсәткән, карашлары, мөнәсәбәтләре белән башкалардан аерылып торган кеше. – Безнең көннәрдә кеше, – диде ул [Горький], – ашкынып давылланган чынбарлыкның гаять дәрәҗәдә төрле-төрле тәэсирләре астына эләгә, ул үз эчендә индивидуалист белән социалист көрәшен кичерә... Х.Госман

2) Эштә дә, фикер йөртүдә дә үз шәхесен җәмгыятьтән, коллективтан өстен куючы кеше (тискәре мөнәсәбәттә). Әсәрдә без үзен җәмгыятькә, аның прогрессив көчләренә, халыкка каршы куйган индивидуалистның тупикка барып терәлүен, рухи яктан үлә башлагач кына үзе йөз чөереп йөргән халык алдына килеп тезләнүен күрәбез. С.Шәмси. Җиһанша, яшьтән үк, нәкъ Ницше философиясендәге индивидуалист кебек, эгоист, «сверхчеловек» буларак формалаша. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә