ИНДИВИДУАЛИЗМ и. гр. 1) филос. Иҗтимагый күренешләрне халыкның, массаның, сыйныфларның эшчәнлеге нәтиҗәсе түгел, бары аерым шәхесләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсе дип аңлата торган фәлсәфи концепция. Әгәр [Алсу] социалистик коллектив белән конфликтка керсә, аның бу сыйфатлары ихтыярсыздан буржуаз индивидуализм белән сугарылырлар --- иде. Х.Госман. Шул романтиканы индивидуализм белән бергә бутап, безнең поэзиябездә егерменче елларның беренче яртысында романтик индивидуалистлык киң таралган күренеш иде, дип раслау --- поэзиябезнең данлы тарихын бозып күрсәтү була ---. М.Максуд 2) Аерым шәхеснең мәнфәгатьләрен җәмгыять мәнфәгатьләреннән өстен куйган әхлакый принцип; шәхси мәнфәгатьләрне җәмгыять мәнфәгатьләреннән өстен күрү. Индивидуализм белән коллективизмның кайсын сайларга тәвәккәллек итә алмыйча, ике арада чайкалучы крестьяннарга Такташ бу сүзләре белән ярдәм итәргә, дөрес юл сайлауда булышырга тели. Х.Госман 3) Индивидуальлеген, шәхескә хас үзенчәлекләрне, билгеләрне күрсәтүгә омтылыш. Сез класс белән урманга барасыз... Дирекция дә, коллектив та бу турыда берни белми. Коллективтан аерылу, индивидуализм түгелме бу? Р.Хафизова. [С.Рәмиев] А.Пушкинның «Пәйгамбәр» шигырен татарчалаштырганда, пәйгамбәр образына романтик буяулар өстәде, аның индивидуализмын көчәйтә төште. Әдәбият. Индивидуализм – бәлки, эстон кешесенә хас кимчелектер дә, тик бу еш кына аның көченә әверелә. Идел |