ИНДЕКСА’ЦИЯЛӘҮ ф. икът. Контракт, кредит суммаларын, хезмәт хакын, пенсияләрне кулланыштагы бәяләрнең индексы үзгәрүенә карап арттыру яки киметү. Русиядә телеграф элемтәсе хезмәтенә --- бәяләр артты. Монополиягә каршы сәясәт министрлыгы телефон элемтәсе хезмәтенә тарифларны кабаттан индексацияләде. Дулкын. Әлеге түләүләр инфляцияне исәпкә алып индексацияләнәчәк. Юлдаш. 2007 елның марты өчен түләнгән хезмәт пенсияләренең һәр өлеше күләмен тапкырлау юлы белән индексацияләнәчәк. Шәһри Казан Индексацияләп бару Һәр очракны исәпкә алып, даими индексацияләү Индексацияләп тору Әледән-әле, еш индексацияләү Индексацияли башлау Индексацияләү эшенә керешү |