И’НДЕКС и. лат. 1) Нинди дә булса исемлек, реестр, берәр нәрсә турында белешмә, белешмә кенәгәсе. Китаплар индексы 2) Нинди дә булса зурлыкның, белешмәнең хәрефле, цифрлы шартлы билгеләре системасы. Шунысын да искәртәбез: Татарстаннан читтә яшәүчеләр «Юлдаш»ка 2 төрле индекс буенча языла алалар. Юлдаш. --- су составын Н2О химик формуласы белән күрсәтергә мөмкин. Водород элементы билгесеннән уңда аста торучы 2 цифры «индекс» дип атала. Химия. Почта индексы 3) икът., фин. Нинди дә булса икъдисади күренешнең (җитештерү, бәяләр, тышкы сәүдә һ.б.ның) эзлекле үзгәрүен (гадәттә процентларда) чагылдыра торган сан. Әлеге затлар пенсиясенә өстәмә дәүләт хезмәткәрләренең вазифаи окладын арттыру индексын исәпкә алып билгеләнә. Мәдәни җомга. Бәяләр индексы 4) мат. Бер үк символлар белән күрсәтелгән аңлатмаларны аеру өчен кулланыла торган санлы, хәрефле яисә башка төрле тамга (мәс., х 2 , х 3 , у0 , у1 , Т 0, Т 2 һ.б.ш.) 5) махс. Китапханә классификациясендә китапның кайсы бүлеккә караганлыгын һәм алфавит тәртибе буенча тору, саклану урынын билгели торган цифрлар яки хәрефләрдән гыйбарәт күрсәткеч, шартлы билге |