ИНДЕ кис. 1. 1) Төрле сүз төркемнәре янында килеп, эш яки хәлнең тәмамлануына, бетүенә ишарә итә. Чын румнар кайда хәзер? Яулаган биләмәләрдән «мәңгелек калага» агылган чуар халык арасында алар әллә кайчан эреп беткән инде. Р.Зәйдулла. --- Фәния Шәвәлиевна олы юлга чыгып килгәндә, кулына чәчәк бәйләме тоткан Гөлгенә Чишмә үрен менгән иде инде. С.Зыялы. Рәхилә уянганда, көн яктырган иде инде. Ф.Сафин 2) Боерык фигыльләрдән соң килеп, үтенү, ялыну яки сабырсызлану, таләп итү төсмере өсти. Әни аның күлмәген, башыннан алып, яңгырга сузды, тик энекәш: – Яп, яп инде әйткәч, – дип, кире какты. Ә.Гаффар. Моны күргәч, язылучы, ялынган сыман тавыш белән: – Сез, абзыйлар, зинһар өчен дип әйтәм, ала күрегез инде. Ш.Усманов. Алсу тагын ялынып чакыра: «Кил, уйнамыйм, бетте... Кил инде!» Һ.Такташ 3) Исем яки алмашлыклар янында килеп, көчәйтү төсмерен белдерә. Бу инде үзенең аллы-кызыллы чуклары белән бөтен бүлмәне нурлы төсләр дулкынына тутырды. Бу инде нинди генә киң хыяллы кеше өчен дә бик күп. А.Шамов. Менә шундый инде ул адәм баласы: нинди генә авыр хәлдә калмасын, үзен юатырлык сылтау эзләп таба. И.Гази. Сугыш булгач, сугыш инде ул, шар сугу түгел. Ф.Хөсни 4) Хикәя фигыльләр янында килгәндә вакыт төсмерен белдерә. Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби. Г.Тукай. Язгы сандугачлы яшьлек таңым үтте инде... Һ.Такташ 5) сөйл. Әңгәмәдәш әйткән сүзне, эш-гамәлне ошатмау, яратмау, дөрес дип тапмауны аңлата. Әмма Сабира түтинең чаршавын күргән кеше юк иде әле. Инде! Сабира түти шундый хәйләкәр елмаю белән сандык төбеннән бер чаршау чыгарып тоттырды Сөембикәгә… М.Мәһдиев. Шофёрларның берсе: – Я ин-де-е!.. – диде, сузып, иптәшенең бу эшен килештереп бетермичә. М.Хәсәнов. – Чү, чү инде, зинһар, ул кадәр тавышланма, – диде ул, ялынып. А.Шамов 6) Эш-хәрәкәтнең эзлеклелеген, күренешләрнең бер-бер артлы алмашынуын күз алдында булып торган кебек итеп сурәтләгәндә кулланыла; менә. Инде упкын читенә килеп җитәм дигәндә, инде ап-ак томан арасына соңгы тапкыр ташланам дигәндә, кинәт яр буенда мин аны күрәм. Ф.Бәйрәмова 2. 1) рәв. мәгъ. Берәр эш башкарырга вакыт җиткәнен, эшнең башланып китүен белдерә; хәзер. Нәкъ шуның күк бер заманны дөньясын типкән халык, Инде алҗып, тик йөридер, сызгырып, айхай салып! Ш.Бабич. – Бик күңелсез йортта очрашсак та, Илфат энем, көннәрне ярыйсы гына уздырдык. Инде тизрәк савыгып чыгуыгызны телимен, – [диде Хәбиб]. Б.Камалов. Син Хак Тәгалә боермаган җирдән тамгы итәсең, моның җәзасын ул гайрәтле Падишаһ сиңа бирер, инде тәүбә кыл. Борынгы татар прозасы 2) диал. Күптән түгел, әле генә. Әле ул чакта «чәй» дигән нәрсә юк иде, --- инде генә чыкты. М.Галәү 3. и. мәгъ. диал. Бүгенге, хәзерге көн, шушы мизгел. Мирза индедән соң Фәридә белән Кәримәне укудан туктатырга исәпли, шуңар күрә мадам Лиза, яз җитүгә, үзенең Уфасына кайтып китә. С.Җәлал 4. терк. мәгъ. сөйл. Нинди дә булса эшнең шартын белдергәндә, шарт җөмләләрне баш җөмләгә бәйләгәндә кулланыла; әгәр. Инде килми икән – калмакчы икән – закон бар. М.Мәһдиев. Саимәне күрүгә, ул [Самат] --- җайлы гына култыклап алды: – Инде килмисең икән, дип курыккан идем, тагын биш минуттан килеп җитмәсәң, өегезгә барып алырга иде исәп, – дип, дулкынлануын яшермәде егет. Г.Галиева. Инде алай-болай кемдер чынлап та килеп чыга икән, ул чакта да искитәрлек берни дә юк монда... В.Распутин ◊ Инде бер дә булмый икән Һич булмаса, бер дә булмаса, ахыр чиктә. Инде дә Таң калуны, ис китүне, гаҗәпләнүне, соклануны белдергәндә кулланыла; шулкадәр. Ә Айдар, кош тотканмыни, әтисе каршында бертуктаусыз тәтелдәп этне мактый: – Менә әти, боксёр бу, боксёр. Матур бит, әти, әйеме?! – Инде дә, улым, инде дә... Г.Шәрәфи. – Яшьрәк чагым булса, мин сине үзем үк ялгызың яшәтмәс идем дә бит кана... – [диде Мөбарәкша]. – Инде дә телең!.. Ә.Гаффар. Инде дә җитмәгән (җитмәсә) Мәшәкать яки бер бәла өстенә икенчеләре өстәлгәндә әйтелә. Индедән ары Моннан ары, тагын. Бусы булган, индедән ары була күрмәсен. Ватаным Татарстан. Индедән соң к. индедән ары. Рөстәм: – Мин бит, атакай, әлегә кадәр сезгә үземне начар яктан күрсәткәнем юк, индедән соң да күрсәтмәм дип уйлыйм, – дип җавап бирә. С.Җәлал. Индедән соң бу эш булмас. Ирек мәйданы. Инде килеп Шулай итеп; шулай булгач; тагын, өстәвенә, җитмәсә. Талиянең тавышы ике ирне дә ипкә китерде... – Инде килеп, Хәмит дус, сез дә таныш булыгыз: бу әфәнде безнең фирманың генераль директоры Касыйм Кадыйрович ---. Г.Галиева. – Моңа бары тик мин генә гаепле, иптәшләр, – дип, шактый ышанычсыз хәлдә башлап җибәрде ул. – Инде килеп, шушы эш процессында... күңелсез картиналар чыккан икән, моңа как директор мин генә гаепле ---. М.Мәһдиев. Инде килеп, республикабызда ел саен өч йөз илле меңнән артык кешенең ГТО нормалары тапшыруын, шул кадәр үк разрядлы спортчылар әзерләнүен әйтик. Казан утлары |