ИНГУШ и. Ингушетиядә һәм Ичкериядә яшәүче, ислам динен тотучы һәм ингуш телендә сөйләшүче халык һәм шуның бер вәкиле. 1943 – 1944 елларда үз ватаннарыннан куылган халыкларга (балкарлар, карачайлар, ингушлар, чеченнар, калмыклар, кырым татарлары, Идел буе немецлары) 1957 елда туган якларына кайтырга рөхсәт ителсә дә, --- милли мәктәпләрен ачу рөхсәт ителми. Идел. Дивизия командиры генерал Багратион аеруча исәп баглаган ингуш солдатларын нейтральләштерүдә алар [мөселман оешмалары] хәлиткеч роль уйный. Мирас |