ИНГЛИ’ЗЧӘ рәв. 1. Инглиз телендә. Тел өйрәнүгә сәләтем булган, күрәсең: ике ел дигәндә, апам белән инглизчә ярыйсы гына сукалый идек инде. Ф.Яруллин. – Инглизчә язылган булса кирәк монда, – диде Ибраһим, капны күрер-күрмәс күзләренә якын ук китереп. Ф.Хөсни. – Ну инде, без егермедән узган кешеләрне дә җәмгыять җилкәсендә асрый башласак, – дип, вата-җимерә инглизчә каршы төште Алтынчәч. М.Маликова 2. с. мәгъ. Инглизләрнеке кебек. Аның [Вәлиднең] матур диярлек, тазалыктан кызарып янып торган йөзе, бераз майлырак кара күзләре, кызыл иреннәре өстендәге инглизчә кечкенә генә итеп калдырып кыркылган кара мыегы, әллә нишләп, миңа ошамадылар. Г.Рәхим 3. и. мәгъ. Инглиз теле. Ә мин бардым. Үзем генә дә түгел, ә инглизчәне су кебек эчә торган хатыным белән бардым. Ф.Яруллин |